Бу ялларда Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендәге “Бишбалта” мәчетендә дини тәрбия алучы балалар өчен бәйрәм узды. Анда мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге илледән артык бала катнашты. Аларга бу мәчеттә дини тәрбия бирелә.
Мәртәбәле чарада хөрмәтле кунак булып Бөтендөнья Коръән-хафизлар оешмасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров катнашты.
Бәйрәм вакытында балалар Коръәннән сүрәләр, шигырьләр укыдылар, мөнәҗәтләр башкардылар. Алар тырышлыклары өчен бүләкләр белән бүләкләнде. Мондый чаралар ир һәм кыз балаларны ислам диненә тагын да якынайтырга һәм гомумкешлек кыйммәтләрен сеңдерергә мөмкинлек бирә.