Кичә, Рабигыль-ахыр аеның 8-нче көнендә (5-нче декабрьдә), Кукмара Үзәк мәчетендә район мөселманнарының чираттагы җыены үтте. Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да катнашты.
Рөстәм хәзрәт дин кардәшләребез алдында вәгазь белән чыгыш ясады, аларга үзенең нәсыйхәтләрен ирештерде. Чыгышында ул хәнәфи мәзһәбенең асылы турында сөйләде, фарыз һәм сөннәт гамәлләрнең нечкәлекләрен аңлатты, гыйбадәтләрне үтәгәндә төрле ялгышлыклардан сакланырга чакырды. Чара ахырында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары мөселманнарның күпсанлы сорауларына җавап бирде.