12 декабрьдә Буа мәдрәсәсендә шөкер мәҗлесе булды. Әлеге чара Рәсәйкүләм олимпиадада катнашып мактаулы өченче урын алган III курс шәкерте Илшат Хөснетдинов хөрмәтенә уздырылды. Мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов үз чыгышында шәкертләргә уңышлар теләп, киңәшләрен бирде. Җиңүчене олимпиадага әзерләгән Габдеррәүф хәзрәт Хисмәтуллинга мәдрәсә исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. Уку елы башыннан алып укытылган фәннәр буенча тестларда җиңү яулаган шәкертләрне акчалата бүләкләде. Чара шәкертләрнең унышлары хөрмәтенә әзерләнгән мул табын белән тәмамланды.
Буа мәдрәсәсендә шөкер мәҗлесе узды
13 декабрь 2019 ел 09:38
Соңгы яңалыклар
Кама Тамагы һәм Тәтеш мөхтәсибәтләре имамнары өчен чыгыш ясау осталыгы дәресләре үтте
22 ноябрь 2022 ел 10:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы