26-нчы декабрь көнне Буа мәдрәсәсендә имамнар җыелышы булып узды. Җыелыш “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, авыл имамнары һәм мөхтәсибнең урынбасарлары катнашуында үтте.
Җыелыш имамнарга мөхтәсибәтнең эшчәнлеге турында ноябрь видеожурналын күрсәтү белән башланып китте.
Полиция хезмәткәре Динар Мөхәррәм улы Самирханов хәзрәтләрне террорчылык, төрле секталарга игътибарлы булырга өндәде.
Фәһим хәзрәт үткән чараларның никадәр әһәмиятле булуы турында имамнарга аңлатты. “Мәчеттә барлык документация эшләре дә тәртиптә булсын”, – диде.
Хәзрәтләр яңа айга намаз вакытлары, мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән, Буа шәһәре мәчетләре сурәтләре төшерелгән 2019-нчы елга календарь алып, мәхәлләләренә таралыштылар.