Түбән Чәке авылы мәчетендә “Намаз уку” бәйгесе үтте

24 август 2020 ел 14:29
Түбән Чәке авылы мәчетендә “Намаз уку” бәйгесе үтте

Һиҗри исәп буенча 1442 ел, Мөхәррәм аеның беренче көнендә Түбән Чәке авылы мәчетендә зур бәйрәм булды. Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Науметов һәм район мөслимәләре берлеге рәисе, мөхтәсибәтнең мәдрәсәләрдә “ял көне” укуларын оештыру бүлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова Түбән Чәке авылы мәхәлләсендә булып, мәхәллә халкы белән очраштылар һәм балаларга дини белем бирү эшләре белән таныштылар. Озак еллар Чәке авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып яшәүче, ә соңгы елларда Аллаһы юлында гамәл-гыйбадәтләр кылып, башкаларны да шушы юлга бастыру нияте белән балаларга дин гыйлеме бирә башлаган мөгаллимә Мубинова Рузания Атаулла кызының эшчәнлегенә бәя бирелде. Аның тарафыннан әзерләнгән балаларның “Намаз уку” бәйгесе үтте.

Бәйрәм Түбән Чәке авылы имам-хатыйбы Радик Сабир улының Коръән укуы белән башланып китте. Бу чара ТАССРның 100 еллыгы, районыбызның 90 еллыгы һәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы уңаеннан оештырылган иде. Программаны балаларның азан әйтү, туган якка багышланган шигырь уку бәйгеләре тулыландырды.

Бәйгедә балаларның чыгышлары өлкән яшьтәгеләрнең тәбрикләү сүзләре белән чиратлашып барды; район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, авылның имам-хатыйбы Радик Сабир улы Сафин, район мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова, авыл мөслимәләре белән эшләүче Алсу Гомәр кызы үтемле вәгазьләр сөйләделәр, барлык мөселманнарны яңа ел белән тәбрик иттеләр. Шулай ук авыл халкы һәм балаларның әти-әниләре исеменнән чыгыш ясаган Гөлгенә Мөшәрәпова һәм Фирүзә Заһидуллиналар Рузания ханымның балаларга биргән дини гыйлемнәреннән бик тә разый булып, зур горурлык хисе тоеп бу эшнең дәвамлы булуын теләделәр.

Мөхтәсибәт тарафыннан бу бәйгедә катнашкан балаларның чыгышлары уңай бәяләнде. Шушы бәйгене үткәрүдә күп көч куйган Түбән Чәке авылы имам-хатыйбы Радик Сабир улына, мөгаллимә Рузания Атаулла кызына һәм дә бәйгедә катнашкан һәрбер балага мөхтәсибәтнең һәм Түбән Чәке авылы мәхәлләсе исеменнән рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде, шулай ук яңа ел күчтәнәчләре таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана