9 сентябрь көнне Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов Буа шикәр заводының яңа шикәр чөгендерен эшкәртү сезонын башлап җибәрү тантанасында катнашты.
Чарада "Ак Барс Холдинг" компаниясе мөдире Иван Егоров, район башлыгы Рәнис Камартдинов, протоиерей Иоанн Ткачук, завод мөдире Валерий Трофимович катнашты. Илмир хәзрәт үзенең чыгышында һава торышлары матур торуын, өлгергән чөгендерне исән-сау эшкәртеп бетерергә дигән теләктә калды. Хәзрәт үзенең сүзен завод ишегалдында киләчәккә догалар кылып тәмамлады.