Кичә, сафәр аеның 12-нче көнендә (29 сентябрьдә), Яңа Чүпрәле авылы мәчете янында булачак алма бакчасына нигез салынды. Әлеге чара район мәчетен төзекләндерү эшләрен тормышка ашыру кысаларында башкарылды. Әлеге изге эшнең башында хезмәт ветераны Камил Бикмөхәммәтов тора.
Камил абый үз акчасына 30-лап алма һәм груша үсентеләре кайтартып, мәчет картлары белән бергәлектә аларны утыртуда киңәшләрен бирде.
Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов Камил абыйга изге гамәлләре өчен рәхмәтләрен белдереп, Коръән китабы бүләк итте. Үсентеләрне утырту эше дә Коръән уку белән башланды.
– Киләсе елга 2 сентябрьдә Яңа Чүпрәле авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Мәчетне төзү эшендә башлап йөрүчеләрдән Заһит Айзятов була. Әлеге истәлекле көнгә әзерлек уңаеннан мәчет янәшәсен төзекләндерү буенча киңкырлы эшләр башладык. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның исемнәрен мәңгеләштергән обелиск, Камил абыйның тырышлыгы белән башланган алма бакчасы булачак, тирә-яны койма белән тотылып алыначак һ.б. Әлеге эшләрне башкаруда Аллаһы Тәгалә ярдәмче булсын, – диде Данир хәзрәт.