Буа мөхтәсибәте 10 нче октябрь көнне "Әбү Хәнифә" мәчетендә районкүләм өлкәннәр көнен үткәрде.
Җыелышта үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин, мәчетнең төп игәнәчесе Зөфәр әфәнде Садыков һәм мәхәллә катнашты. Мөхтәсиб исеменнән Рөстәм хәзрәт тәбрик сүзләрен ирештерде, ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганын аңлатты. Фәһим хәзрәт өлкән буынга үзенең киңәшләрен бирде. Районның мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Гөлирә ханым Шәйдуллина оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Килгән абыстайлар үзләренең җылы сүзләрен җиткерде. Чара мөнәҗәтләр әйтү белән үрелеп барды. Ахырда Шамил хәзрәт килгән кунакларга рәхмәтләрен ирештерде.