«Ярдәм» фонды карамагындагы Консультатив советның чираттагы утырышы узды

29 октябрь 2020 ел 18:30
«Ярдәм» фонды карамагындагы Консультатив советның чираттагы утырышы узды

Онлайн-конференция форматында оештырылган Консультатив совет эшендә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды вице-президенты, фондның тернәкләндерү үзәге директоры, IV чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Консультатив совет рәисе Татьяна Николаева, Киров районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Марат Кадыйров, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы рәисе Алсу Ибраһимова, Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Татарстан төбәк бүлегенең “Мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексы” коммерцияле булмаган учреждениесе директоры Ирина Родионова, Татарстанның саңгыраулар җәмгыяте вәкиле Светлана Булычева катнашты.

«Ярдәм» хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев үзенең сәламләү сүзендә «Ярдәм» фондының Консультатив советының төрле инвалидлар җәмгыятьләрен берләштерүен, төрле категория инвалидларына, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына, сәламәтлекләре начар булган кешеләргә ярдәм күрсәтүен ассызыклады. Шулай ук Совет социаль ярдәм күрсәтүдә ярдәм күрсәтүне координацияли, тормыш шартларын яхшырту, шулай ук төрле категория инвалидларны җәмгыятьтә уңайлы яшәүгә яраклаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Консультатив советны төзегәндә үк, аның утырышларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр очраша торган катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырылган иде.

«Ярдәм» хәйрия фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова сүзләренә караганда, Совет утырышы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә тупланган проблемалар турында фикер алышуга багышланган иде.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, тигез мөмкинлекләр булган чын җәмгыять юлында каршылыклар аз түгел, әмма, бергәләп, уртак көч белән дөньяны үзгәртергә мөмкин.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы рәисе Алсу Ибраһимова үз чыгышыгында шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышта очрый торган төп проблемаларны бәян итте: «Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең урамда уңайлы мохит, транспортта уңайлыклар булдыру, социаль түләүләр һәм башка мәсьәләләр буенча үз дәгъвалары һәм теләкләре бар.…»

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская алдан җибәргән кайбер сорауларга җавап бирде. Әмма аларның күбесен хәл итү өчен вакыт кирәк.

"Ярдәм" МИХФ матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана