15-нче гыйнвар көнне Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов эшлекле сәфәр белән Иске Суыксу авылында булып кайтты.
Илмир хәзрәт җыелган мәхәлләгә мәчет салу никадәр мөһим вакыйга булуын аңлатты. “Исламгали” мәчетен төзүче төп иганәчегә – Исламгали улы Илдар әфәндегә үзенең рәхмәтен белдерде. Ул аңа мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. Мәчеткә Шәрәфетдинов Илфат беренче, Җаббаров Фәнис икенче имам итеп билгеләнде. Ул аларны олуг вазифалары белән котлады, уңышлар теләде. Аннан хәзрәт яңа мәчеттә җомга намазы укытты.