2-нче февраль көнне Буаның “Әбү Хәнифә” мәчетендә Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин булып китте.
Дамир хәзрәт үзенең төпле нәсыйхәтен “Бәкәра” сүрәсе белән башлап җибәрде. "Раббыбыз адәм баласын курку, ачлык, мал биреп һәм алып сынармын", - диде ул. Халыкны дин белән яшәргә өндәде. Җыелыш өстәл артында дәвам итте.