4 февраль көнне, 19 ел элек Буа эчке эшләр бүлегенең 12 хезмәткәре үзләренең хезмәт вазифаларын үтәгәндә фаҗигале рәвештә үлә. Шул кайгылы вагыйганы искә алып, районда мәтәм көне булып үтте.
Анда Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камәртдинов, Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, протоиерей Иоанн Ткачук, Буа районы полиция бүлеге житәкчесе Ренат Фиргать улы Хәсәнов, вафат булучыларның әти-әниләре, гаиләләре, якыннары катнашты.