25 август көнне Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү буенча ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе узды. Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов балаларга һәм ата-аналарга белем алуның әһәмияте хакында нәсыйхәтләрен бирде, укуда уңышлар теләде.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында канцелярия товарлары сатып алынды һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ 20 балага таратылды.