Гошер ул – зәкятнең бер төре. Аның да үз нисабы бар. Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә: “Су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су ташып сибеп үстерелгәннең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирергә тиешбез”, – ди. Ягъни ун чиләк бәрәңгенең бер чиләге булып чыга. Үзем су сиптем, үзем карап үстердем диючеләр дә очрый. Бар нәрсә дә Аллаһы Тәгалә кулында. Ул теләмәсә, су сибүеңә карап кына уңышың булмаска да мөмкин. Һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе – Аллаһының рәхмәте.
Гошер сәдакасы бәрәңгедән генә булырга тиеш дигән нәрсә юк. Шул ук кишер дә, чөгендер дә, суган да, бакчабызда үстергән барча яшелчә-җиләк сәдака була ала. Бал да Аллаһ биргән нигъмәт. Аны бирүнең дә әҗере зур.
Гошер сәдакасын мөмкинлегең була торып бирмәү – гөнаһ. Аны бирүдән курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә биргән сәдакабызны берничә өлеш күбрәк итеп кайтарачак. «Ибраһим» сүрәсенең 7 нче аятендә Ул: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – дигән. Гошер сәдакасын биреп, без ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык китереп тә саваплы булабыз.
Гошер сәдакасын җыюда балалар, яшьләр, өлкәннәр дә үз өлешләрен кертәләр. Әйтик, шундыйлардан Яңа Чүпрәле авылы егете, 1нче номерлы Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Рәсим Азизовны китерергә мөмкин. Күркәм гошер җыю гамәлен Каракитә һәм башка авылларда күрергә мөмкин.