Бүген, Раҗәб аеның 16нче көнендә (17нче февральдә) Чүпрәледә “Җәмигъ” мәчетендә мөхтәсибәтнең җыелышы үтте. Җыелышта үткән елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, агымдагысына планнар төзелде.
Чарада район Башкарма комиеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәләлов, район имам-хатыйблары катнашты.
Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов 2021 елда мөхтәсибәт тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды. Ел дәвамында Татарстан мөселманнары Диния назәрәте, “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән төрле чараларда, акцияләрдә: әйтик, макулатура, гошер җыю, мохтаҗларга ярдәм итү һ.б, һ.б. активлык күрсәткәннәре өчен олуг рәхмәтләрен белдерде.
Данир хәзрәт Шәрәфетдинов имам-хатыйбларга әхлак һәм әдәп ягыннан халкыбызга үрнәк булып, дин юлында, яшьләрне рухи тәрбияләү хезмәтендә исәнлек теләде. Хәзрәт үз нәсыйхәтләрен җиткерде, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, алга таба уңышлар теләде.
Аннан ул имамнарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән дини эшчәнлек алып бару хокукы бирә торган төп документ – шәһадәтнамәләр тапшырды. Шулай ук, имамнар арасында күркәм гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр: Кече Чынлыдан Марат хәзрәт Шәйдуллов (50 яшь), Иске Шәйморзадан Харис хәзрәт Вәлитов (65 яшь) аерым бүләкләргә дә лаек булдылар.
Айрат Җәләлов имамнарның эшчәнлегенә уңай һәм югары бәя биреп, хакимият белән тыгыз элемтәдә эшчәнлек алып барганнары өчен мөхтәсибәткә зур рәхмәтләр җиткерде һәм мөхтәсибәт вазифасын алдагы дүрт елда башкару хокукы бирүче документны – шәһадәтнамәне Данир хәзрәт Шәрәфетдиновка шәхсән тапшырды.