Буа мөхтәсибәтендә азанчылар ярышы узды

21 март 2022 ел 13:50
Буа мөхтәсибәтендә азанчылар ярышы узды

20нче март көнне Буа районы мөхтәсибәте яшьләр бүлеге белән берлектә Буа мәдрәсәсендә  мәзиннәр арасында Азан әйтүчеләр бәйгесе уздырды. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде. Барлыгы 34 азанчы көч сынашты. Беренчеләрдән булып Фәһим хәзрәт Сөләйманов тәбрикләү сүзләрен җиткерде.  

Бәйгене 4 яшьлек Хөсәинов, кечкенә булуына карамастан, моңлы азан тавышы белән  башлап җибәрде. Жюри әгъзалары катнашучы азанчыларны яшь аермаларына бүлеп, матур тавышка сокланып бәя биреп утырдылар.

Бәйгегә түбәндәгечә нәтиҗәләр ясалды.

Беренче номинация: 10 яшькә кадәр 

1нче урын – Хәйбуллин Сәлим

2нче урын – Мөлеков Хәниф

3нче урын – Җәләлов Тимур

Икенче номинация: 15 яшькә кадәр 

1нче урын – Юлдашев Хәсән

2нче урын – Сәйфетдинов Йосыф

3нче урын – ӘбүБәкер

Буа мәдрәсәсе шәкертләре арасында:

1нче урын – Җаббаров Тимербулат

2нче урын – Амелин Гали

3нче урын – Габдерәшитов Алим

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Күңелгә якты нур булып кергән азан аһәңе, колакларны озак вакытлар иркәләп, әлеге көн турында искә төшереп торыр әле. Яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллинга, яшьләр бүлегенә ярдәм итеп йөргән активистларга мөхтәсибәт исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бәйге ахырында катнашучылар чәй табынына җыелды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана