Кукмарада дини бәйгеләр үтте

28 март 2022 ел 12:34
Кукмарада дини бәйгеләр үтте

Март аеның ахыргы шимбә көнендә Кукмара шәһәрендә ике дини бәйге - районкүләм Коръән укучылар һәм Намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде.

Инде 25 елга якын үткәрелеп килүче Коръән укучылар бәйгесе быел да бик күркәм төстә узды. Әлеге ярышта балалар да, олылар да – барлык теләүчеләр катнашты. Алар яше һәм Коръән сүрәләрен яттан белү буенча төрле төркемнәргә бүленде. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты. 

 Яше буенча катнашучылар шундый төркемнәргә бүленде:  7 яшькә кадәрге балалар; 8 - 11 яшьлек балалар; 12 - 17 яшьлек  яшүсмерләр; 18 яшьтән башлап олылар. Коръән сүрәләрен яттан белү буенча төркемнәр: 5 сүрә; 10 сүрә; 20 сүрә; “Йәсин” яки “Тәбәрак” сүрәләре.

 Быелгы бәйгедә 163 бала (78 малай, 85 кыз) һәм 46 өлкән (14 ир-егет, 32 хатын-кыз) – барлыгы 209 кеше катнашты. Һәр катнашучыга күчтәнәч, призлы урын алучыларга исә бүләкләр тапшырылды.

 Балалар өчен генә оештырылган Намаз укучылар бәйгесе районда инде өченче ел үткәрелә. Анда катнашкан балалар төп 3 төркемгә бүленде: беренче төркемдә 1 - 2  сыйныф укучылары намаз уку буенча осталыкларын күрсәтсә, икенче һәм өченче төкемнәрдә 3 - 4 һәм 5 - 6 сыйныф укучылары үзара ярышты. Намаз укып күрсәтүдән тыш, балалар үз яшенә туры килә торган дини сорауларга да җавап бирделәр. Конкурста 39 малай һәм 43 кыз катнашты. Аларның барысына да татлы күчтәнәчләр, ә җиңүчеләргә бүләк һәм махсус Дипломнар тапшырылды.

 Әлеге бәйгедә катнашкан малай һәм кызларны Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтшина Айгөл Мәсхүт кызы сәламләп, үз теләк-тәбрикләүләрен җиткерде. Дини бәйгеләрдә катнашучылар алдында шулай ук Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, районның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин һәм Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшиннар да чыгыш ясадылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана