Южно-Сахалинск шәhәре татар мохтәрияте 1100-еллыкка багышланган чара уздырды

16 май 2022 ел 12:04
Южно-Сахалинск шәhәре татар мохтәрияте 1100-еллыкка багышланган чара уздырды

8 майда Южно-Сахалинск шәhәре татар мохтәрияте Сахалин өлкәсе мохтәсибәте hәм "Ак калфак" оешмасы белән берлектә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100-еллыгына багышланган чара уздырды.

Чарада татар "Дуслык" ансамбле башкаруында тарихи "Ак калфак " җыры, ансамбль солистлары Эмилия hәм Гөлшат башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады. Шулай ук кечкенә сабыйлар динебезгә багышланган шигырьләр hәм Корьән сүрәләре укыды.

Кичәдә борынгыдан килгән "Балага исем кушу" йоласы башкарылды hәм "Голдар" бию ансамбле кызлары тарафыннан мөселман модасы курсәтелде. Ә соңыннан Ерак Көнчыгыш мөселман хатын-кызлары оешмасы рәисе Маhина ханым «Мусульмане на Дальнем Востоке России: история и современность» китабы турында сөйләде. Кичә мөселман хатын-кызлары әзерләгән сый-нигмәткә бай өстәл артында тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана