14 июньнән алып 25 июньгә кадәр Буа мәдрәсәсендә малайлар өчен Коръән ятлау, спорт һәм сәламәтләндерү курслары үткәрелде. Әлеге курсларда 35 бала катнашты. Ильяс хәзрәт Сабиров, Габдерәүф хәзрәт Хисмәтуллин һәм Гомәр хәзрәт Шиһапов шәкертләргә дини дәресләр үткәрделәр. Дин сабаклары кызыклы уеннар һәм тәрбияви әңгәмәләр белән аралаштырып алып барылды. Тәрбиячеләр Буа мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Сафиуллин, Әбү Хәнифә мәчете имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин, тәрбияче Фәнис хәзрәт балаларны бассейнга, музейга, ипподромга, Боз сараена, урманга сәяхәткә алып йөртте. Шулай ук спорт буенча төрле конкурслар үткәрелде. Теннис, көрәш, турникта тартылу, шашка, волейбол һәм футбол уеннарында шәкертләр яратып катнашты. Коръән, азан, вәгазь ярышлары да балаларның күңеленә хуш килде.
25нче июнь көнне курсларның ябылу тантанасын Габдерәүф хәзрәт Хисмәтуллин алып барды. Мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов, мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов, остазлар, тәрбиячеләр, курсларга нәтиҗә ясап, ата-аналар каршында балаларга грамота һәм бүләкләр тапшырдылар. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, дәвамлы булсын. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде.