Буа мәдрәсәсендә ир-малайлар өчен Коръән ятлау курслары тәмамланды

27 июнь 2022 ел 16:14
Буа мәдрәсәсендә ир-малайлар өчен Коръән ятлау курслары тәмамланды

14 июньнән алып 25 июньгә кадәр Буа мәдрәсәсендә малайлар өчен Коръән ятлау, спорт һәм сәламәтләндерү курслары үткәрелде. Әлеге курсларда 35 бала катнашты. Ильяс хәзрәт Сабиров, Габдерәүф хәзрәт Хисмәтуллин һәм Гомәр хәзрәт Шиһапов шәкертләргә дини дәресләр үткәрделәр. Дин сабаклары кызыклы уеннар һәм тәрбияви әңгәмәләр белән аралаштырып алып барылды. Тәрбиячеләр Буа мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Сафиуллин, Әбү Хәнифә мәчете имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин, тәрбияче Фәнис хәзрәт балаларны бассейнга, музейга, ипподромга, Боз сараена, урманга сәяхәткә алып йөртте. Шулай ук спорт буенча төрле конкурслар үткәрелде. Теннис, көрәш, турникта тартылу, шашка, волейбол һәм футбол уеннарында шәкертләр яратып катнашты. Коръән, азан, вәгазь ярышлары да балаларның күңеленә хуш килде.

25нче июнь көнне курсларның ябылу тантанасын Габдерәүф хәзрәт Хисмәтуллин алып барды.  Мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов, мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов, остазлар, тәрбиячеләр, курсларга нәтиҗә ясап, ата-аналар каршында балаларга грамота һәм бүләкләр тапшырдылар. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, дәвамлы булсын. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана