Мамадыш мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләрнең күбесе мөгаллимлек юлын сайлыйлар. Алган белемнәрен түкми-чәчми башкаларга өйрәтәләр.
Шуларның берсе – Диләрә абыстай. Ул Мамадыш шәһәренең “Изге Нур” мәчетендә якшәмбе көннәрендә балаларга дини гыйлем бирә. Аларга ул гарәп хәрефләре, ислам әхлагы кебек дәресләрне укыта.
Балалар дәресләргә бик тә яратып йөриләр, остазларын яраталар. Балачактан ук алган белем, ин шәә Аллаһ, нәтиҗәсез калмас, алдагы тормышларында аларга юлны яктыртучы ай, кояш кебек булыр.