Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары мөхтәсибәтләре имамнары өчен Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре тарафыннан чыгыш ясау осталыгы дәресләре үткәрелде. Дәресләрне әлеге институт доцентлары - сәхнә һәм телевидение сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова һәм сәхнә сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибәтова уздырды.
Әлеге нәтиҗәле һәм мөһим проект Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, шәхсән аның җитәкчесе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Мондый файдалы һәм күркәм чаралар республиканың Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Балтач, Казанның Киров һәм Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин һ.б. мөхтәсибәтләрендә оештырылды.