Буа районы мөхтәсибәте, Өч мунча авылында озак еллар имам вазыйфасын үтәгән Галәүтдинов Ягъфәр Бари улының кинәт вафат булуы сәбәпле, кайгы уртаклаша.
Ягъфәр хәзрәтнең гаиләсенә, авылдашларына кылган изге эшләре ахирәттә үзенә җиңеллек, иман байлыгы бирсен, фирдәвес җәннәтләрендә очрашырга насыйп булсын. Хәзрәтнең гаиләсенә күркәм сабырлыклар насыйп итсен.
Буа мөхтәсибәте