17нче март көнне Югары Ослан мөхтәсибәте Югары Ослан авылының “Салихҗан” мәчетендә хаҗилар белән очрашу үткәрде. Әлеге очрашуда район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин, авыл имамнары, хаҗилар, хаҗияләр һәм 2023нче елга хаҗ сәфәренә җыенучылар катнашты. Гали хәзрәт үзенең чыгышында Диния нәзәрәтенең хаҗ бүлегенең эшчәнлеген, быелгы елда хаҗиларга булдырылган җиңеллекләр, хаҗда булачак яңалыклар белән таныштырды. Чыгыш ясаучылар җыелган халыкка хаҗ гамәлләрен үтәүдә мөмкинчелекләре булган кешеләргә бу олуг фарызны үтәүне сәбәпсез кичектермәскә кирәклеген аңлаттылар, мөхтәсибәттә һәм хаҗ бүлегендә булачак хаҗилар өчен укытулар оештырылуын һәм халыкны кызыксындырган күп санлы сорауларга җавап бирделәр. Чаралар кичке аш һәм җәмәгать намазы белән тәмамланды.
Югары Осланда хаҗилар белән очрашу узды
21 март 2023 ел 15:00
Соңгы яңалыклар
Югары Ослан мөхтәсибәтендә 1100 еллык уңаеннан Коръән бәйгесе һәм викторина үтте
09 март 2022 ел 16:22
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы