Мөслимдә “Киемгә икенче тормыш” акциясе узды

23 май 2023 ел 18:12
Мөслимдә “Киемгә икенче тормыш” акциясе узды

15-21нче май көнне Мөслимдә “Киемгә икенче тормыш” акциясе тәмамланды. Эшчәнлекне оештыруда ихлас ярдәмнәре өчен Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Мөслим мөхтәсибәте, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге әгъзаларына, инициатив төркемгә, волонтерларга, битараф булмаган кешеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Чарада 258 кеше катнашты. Якташларыбыз тарафыннан 7870 данәдә кием-салым, уенчыклар, йорт җиһазлары китерелде һәм хаҗәте булганнарга таратылды. Районыбыз авылларыннан да , шулай ук Сарман, Азнакай, Минзәлә, Ютазы, Бөгелмә районы кешеләре, хәтта Казанда яшәүчеләр дә игелек эшендә актив катнашты. Чара вакытлыча уздырыла торган акция генә түгел, ә мәрхәмәт ияләре хәрәкәте төсен алды. Ярдәм сорап та, хезмәттәшлек тәкъдим итеп тә хәбәргә чыгучыларның саны һаман арта бара.

Киемнәр китерергә теләге булганнар өчен: киләсе игелек атнасы октябрь аена планлаштырыла. Киемнәрнең яхшы халәттә, сөенә-сөенә киярлек булуы шарт.

Пәйгамбәребез ﷺ: “Үзеңә теләгәнне кардәшеңә теләмичә, берегез дә чын иманлы булмассыз”, – дигән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана