15 июнь көнне Югары Ослан Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Очрашуда район имамнары һәм Югары Осланның ветеринария хезмәтеннән чакырылган кунаклар катнаштылар. Югары Ослан районы ветеринария хезмәте җитәкчесе Марат Зиатдинов Корбан гаете көннәрендә корбанга терлекләрне билгеләү, сатып алу тәртипләрен, инфекцион чаралар турында да азсызыклап аңлатты. Имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарны мөхтәсибәтнең соңгы алты айда башкарылган эшчәнлеге һәм алдагы айларга куелган эш планы белән таныштырып үтте. Ул шулай ук имамнарга 24 июльдән 6 августка чаклы булачак җәйге балалар җыенының эшләре, укыту планнары белән таныштырды, бу җыенның Югары Осланда балалар сабантуе белән тәмамлануын, булачак Корбан бәйрәменә кагылышлы мәсәләләр, тәртипләре турында да әйтеп узды. Җыелыш Корьән аятләрен укып дога кылу белән төгәлләнде.
Югары Ослан мөхтәсибәтендә Корбан гаетенә әзерлек буенча имамнар җыелышы узды
16 июнь 2023 ел 10:05
Соңгы яңалыклар
Чистайда "Камалия" үзәгендә Мөхәммәтзакир Габделвахаб Камалов-Чистави турында лекция укыдылар
13 октябрь 2021 ел 16:08
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы