Быел 25 еллык юбилеен билгеләп үтүче Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды. 1нче курска укырга кергән шәкертләр өчен оештырылган җыелышны мөселманнарның күркәм гадәте буенча Коръән укып дога кылудан башлап җибәрделәр. Аннары Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев чыгыш ясады. Мәдрәсәгә кабул ителгән шәкертләрне котлап, ул: “Файдалы, бәрәкәтле, бу дөнья һәм ахирәт өчен бик кирәкле белемнәрне үзләштерүдә Аллаһы Тәгалә сезгә Үзе ярдәмче булсын”, – дип теләде.
Мәдрәсәнең уку-укыту бүлеге мөдире Рифат хәзрәт Ибраһимов гыйлем алу фазыйләтләренә багышланган вәгазь сөйләде, мөгаллимә Рузилә абыстай Мәҗитова исә быел укырга кергән хатын-кызларга нәсыйхәтләрен җиткерде.
Ахырда мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин мәдрәсә тарихы һәм эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде, уку-укыту программасы белән таныштырып, шәкертләргә аны үзләштерүдә уңышлар теләде. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.