13нче декабрьдә Буа мәдрәсәсеннән 20 кеше гомрә хажына кузгалды.
Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов – төркем җитәкчесе. Казан шәһәреннән бу группага тагын 50 кеше өстәлде.
18нче декабрь көнне хаҗилар Мәккә шәһәре буйлап экскурсиягә бардылар. Хаҗилар Гарәфә тавы, Сәүр тавы, Мина, Мүздәлифә кебек Мәккә шәһәренең матур җирләрен карадылар. Илмир хәзрәт төркеме көн саен биш вакыт намазны Хәрәм мәчетендә укый. Гомрәдәге хаҗилар төркеме “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасына, Илмир хәзрәткә олы рәхмәтен белдерә.
Буа мөхтәсибәтенең матбугат бүлеге.