Буа мөхтәсибәте, барлык имамнар исеменнән, Бикмураз авылында 2013нче елдан алып 2016нчы елга кадәр имам-хатыйб булып хезмәт иткән Вәзыйх хәзрәт Ярулла вафат булу сәбәпле, аның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Аларга бу югалтуны күтәрергә Аллаһы Тәгаләдән ярдәм, сабырлык һәм ныклык сорыйбыз. Раббыбыздан хәзрәтнең гөнаһларын ярлыкасын, аны рәхим-шәфкатеннән ташламасын, урынын оҗмахтан итсен иде, дип дога кылабыз. Әмин.