Мөселман эшмәкәрләре чираттагы намаз бүлмәсен ачты. Бу юлы – ЦУМда

21 октябрь 2022 ел 14:26
Мөселман эшмәкәрләре чираттагы намаз бүлмәсен ачты. Бу юлы – ЦУМда

Бүген “Казанский ЦУМ” сәүдә үзәгендә тантаналы рәвештә намаз бүлмәсе ачылды. Ул – Татарстан башкаласының сәүдә үзәкләрендә РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе тарафыннан оештырылган унынчы бүлмә.

Тантаналы чара мәртәбәле кунаклар катнашында узды: шатлыкны бүлешергә бирегә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Торговый дом Казанский ЦУМ” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илдар Гафаров килде.

Намаз бүлмәсе сәүдә үзәгенең цоколь катында урнашкан. Аның мәйданнарында киләчәктә мөселман сәүдә рәтләре ачу планлаштырыла. Бүлмәне үзәк ишекләрдән кереп эскалатордан төшеп табарга була. Ул РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең стандарт дизайны буенча һәм мөселманнарның тәкъдимнәрен истә тотып эшләнгән. Бүлмә ике өлешкә: ирләр һәм хатын-кызларныкына бүленгән, һәр өлешнең үз тәһарәтханәсе бар. Гомуми мәйданы – 36,5 кв.м.

ЦУМдагы намаз уку бүлмәсе Мөселман эшмәкәрләренең зур проекты кысаларында тормышка ашырылды. Әлеге башлангычны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020нче елның ноябрендә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашу вакытында хуплады, шул исәптән Татарстан мөфтиятенә дә йөкләмәләр бирде. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе аны тормышка ашыру бурычын башыннан алып ахырына кадәр үз өстенә ала: сәүдә үзәге җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бару, бүлмәне үз хисабына ремонтлау, аны карап тору, аренда өчен түләү, чисталыкта тоту һ.б. Намаз бүлмәләре атна саен тикшерелеп чыга.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов проектны тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде һәм дин кардәшләрне яңа намаз бүлмәсенә чакырды. Ислам инфраструктурасын үстерүдә тырышлыклары, шулай ук Татарстанда эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен яклау эшендә актив катнашканы өчен ТР Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев Айдар Равил улына РФ Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титовның рәхмәт хатын тапшырды. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановның Татарстанда киләсе елны Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итүен искә алды һәм Ассоциациянең бу өлкәдә дә күп эшләр башкарганын ассызыклады.

Тантананың тагын бер мөхтәрәм кунагы – ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кыскача республикада Halal LifeStyle концепциясен тормышка ашыру барышы белән таныштырды, аның перспективалары һәм казанышлары хакында сөйләде. Ул да сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен ачу проектын югары бәяләде һәм Halal LifeStyle-ның һәм мөселман инфраструктурасының әһәмиятле бер элементы дип атады.

Бүгенге көндә Казанда “ГоркиПарк”, “KazanMall”, “Караван”, “Мега”, “Порт”, “Suvar Plaza”, “Тандем”, “ЦУМ” сәүдә үзәкләрендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Түбән Камада “Ramus Mall” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәләре эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана