РИИда татар ислам каллиграфиясенең уникаль күргәзмәсе ачыла

02 май 2024 ел 16:13
РИИда татар ислам каллиграфиясенең уникаль күргәзмәсе ачыла

2024нче елның 3нче маенда Россия ислам институтында “Татар мөселман каллиграфиясен торгызып” дип исемләнгән күргәзмәнең рәсми ачылышы булачак. Ачылу тантанасында Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, “Татар-информ” баш мөхәррире урынбасары, “Миллиард.Татар” проекты катнашучысы Арслан Минвәлиев, гарәп каллиграфиясе классик мәктәбенең Татарстандагы иң абруйлы хәттатларының берсе, РИИның “AN-NAMIR” гарәп каллиграфиясе үзәгенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Рамил Насыйбуллов, шул ук исемдәге үзәкне тәмамлаучылар – каллиграф, кулъязма Коръән авторы Артур Писаренко һәм дизайнер Рәсүл Гайнанов катнашачак.

Күргәзмәне Россия ислам институты һәм “Миллиард.Татар” интернет-басмасы оештыра.

“Татар мөселман каллиграфиясен торгызып” дип исемләнгән күргәзмә кысаларында Гарәп каллиграфиясе үзәге җитәкчесе Рамил Насыйбуллов һәм аның шәкертләре – танылган каллиграф Артур Писаренко һәм дизайнер Рәсүл Гайнановның барлыгы 12 хезмәте күрсәтеләчәк. Алар моңа кадәр “Миллиард.Татар” телеграм-каналында басылган әсәрләрне тәкъдим итәчәк. Ул Корбан бәйрәменә, Раҗәб, Шәгъбан, Рамазан айлары башлануга, Кадер кичәсе, Бәраәт, Мигъраҗ кичәләре кебек мөбарәк вә истәлекле көннәргә багышлап ясалган.

Чара кысаларында шулай ук хәттат Рамил Насыйбулловтан мастер-класс, шулай ук профессиональ каллиграф, кулъязма Коръән авторы Артур Писаренко һәм дизайнер Рәсүл Гайнанов белән очрашу узачак.

Россия ислам институтының “AN-NAMIR” гарәп каллиграфиясе үзәге 2010нчы елда гарәп каллиграфиясенең традицион мөселман сәнгатен үстерү максатыннан төзелгән. Хәзерге вакытта ул Татарстанда бердәнбер. Үзәк оешканнан бирле күренекле каллиграф (хәттат) Рамил Насыйбуллов җитәкчелегендә бик күп талантлы шәкертләр белем алган. Аның тырышлыгы һәм шәкертләренең ярдәме белән Ислам татар каллиграфиясе хәзер яңарыш чоры кичерә.

Россия ислам институтының матбугат хезмәте әлеге вакыйганы яктыртырга чакыра. Элемтә өчен: Илдар Таҗиев: +79274166010 һәм Илгизәр Вахитов: +79867225277.

Күргәзмәнең ачылу вакыты һәм урыны: 2024нче елның 3нче мае, сәг. 10.00-дә Казан шәһәре, Газовая ур., 19нчы йорт адресы буенча.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана