Арча шәһәрендә “Дини йола” үзәге төзелеше башланды

11 июль 2023 ел 15:12
Арча шәһәрендә “Дини йола” үзәге төзелеше башланды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 23нче көнендә (11нче июльдә), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Арча мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район имамнары җыелышында һәм “Дини йола” үзәге төзеләчәк бинага беренче таш салу тантанасында катнашты.

“Дини йола” үзәге Арча шәһәре Үзәк мәчете янында салыначак. Яңа сафка басачак бина беренче чиратта балаларны, үсеп килүче буынны дини кануннар нигезендә тәрбияләү мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итәчәк. Биредә дини юнәлештәге мөселман балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Әлеге бакчаның эшчәнлеге гадәти бакчадан хәләл ризык булуы, балаларга дини-әхлакый тәрбия бирелүе белән аерылып торачак. “Дини йола” үзәге шулай ук шәригать кануннарына туры китереп мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуны башкарачак. Анда мәрхүмнәрне юу, кәфенлеккә төрү, җеназа намазы укып озату мөмкинлекләре тудырылачак, тәһарәт алу бүлмәләре урын алачак. Бина ике катлы булачак, гомуми мәйданы – 800 квадрат метр. Балалар бакчасы 20 балага исәпләнгән. Бинаны 2024нче елда кулланылышка тапшыру көтелә.

“Дини йола” үзәгенә нигез ташы салу тантанасын Әмир хәзрәт Коръәннән аятьләр укып башлап җибәрде, аннары Җәлил хәзрәт дога кылды. Алга таба җыелган халыкка сәламләү сүзләрен Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде. Төзелеш эшләренең рәсми рәвештә башлануы тантанасында чыгыш ясаган җитәкчеләр үзәкнең озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итүен, җәмгыятьтә рухи-әхлакый кыйммәтле үстерүдә нәтиҗәле эшләвен теләп калдылар.

Арча мөхтәсибәте республикабызда 92 мәчете булган иң зур мөхтәсибәт булып тора. Мөхтәсибәттә 88 имам һәм 140 укытучы ислам нигезләре буенча белем бирә. Район күләмендә мәчет каршындагы курсларда белем алучыларның гомуми саны – 1300 кеше. Узган ел Арча мөхтәсибәтендә Г.Тукай исемендә рухи-мәгърифәт үзәге ачылды һәм үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Мәгърифәт үзәгенә 150 шәкерт кабул ителде. Арчадагы үзәктә шулай ук Коръән ятлау бүлеге эшләп килә.

Арча Үзәк мәчете каршындагы “Дини йола” үзәге төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Саклык банкы: 4276 6200 3471 0990 (“Дини йола үзәге өчен” дип күрсәтергә);

Ак Барс банкы: 4244 3897 1401 3716 (“Дини йола үзәге өчен” дип күрсәтергә).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана