Кукмара районы Өркеш авылында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары ачылды

21 июль 2023 ел 16:52
Кукмара районы Өркеш авылында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары ачылды

Бүген, изге җомга көнендә, Кукмара мөхтәсибәте Өркеш авылы мәчетендә 6-14 яшьлек балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары эшли башлады. Ул 29нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәчет каршындагы курсларга авылда яшәүче балалар гына түгел, хәтта Казаннан, Уфадан, Свердловск өлкәсеннән балалар әниләре белән килде. Шуңа да мәчет каршындагы укулар “Әниләр-бәбиләр” курслары дип аталып йөртелә. Район мөхтәсибәте җитәкчелегендә аны Фәния абыстай Җәләлиева алып бара. Курсларның төп максаты – үсеп килүче буынга дин гыйлемен өйрәтү, ислам әдәп-әхлак тәрбиясен җиткерү. Бер атна дәвамында курсларда 50 бала шөгыльләнәчәк. Аларга район мөхтәсибәте мөгаллимәләре, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре белем бирә. Көн дәвамында укучыларны төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар, сәяхәтләр, конкурслар һәм, әлбәттә, курсларга йомгак ясау чарасы буларак, Сабан туе көтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана