Саба мөхтәсибәтендә зурлап мөселман Сабан туе үткәрелде

24 июль 2023 ел 13:42
Саба мөхтәсибәтендә зурлап мөселман Сабан туе үткәрелде

Мөхәррам аеның 5нче көнендә (23нче июльдә) Саба мөхтәсибәте республикакүләм мөселман Сабан туе оештырды. Ул халкыбыз хәтерендә сакланган тарихи җирлектә – борынгы Өтернәс шәһәрлеге янында (хәзерге Иләбәр авылы) үткәрелде. Күркәм бәйрәм Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды.

Мөселман Сабан туе Коръән уку һәм Казан ханлыгын яклап шәһит киткән бабаларыбыз рухына дога кылу белән ачылды. Барлык җыелган халыкны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, район җитәкчелеге, төп иганәчеләр сәламләде һәм тәбрикләү, вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Хәзрәтләр үз чыгышларында татар-мөселман үзенчәлекләрен һәм гореф-гадәтләрне саклау, яшүсмерләр күңеленә рухи кыймәтләрне сеңдерүнең әһәмияте, тәрбияле, әдәп-әхлаклы булу, өлкәннәрне хөрмәтләү һәм башка күркәм сыйфатлар хакында нәсыйхәтләрен җиткерделәр. Мөселман Сабан туена ир-атларга түбәтәйдән, хатын-кызларга яулыктан килү шарты куелды, бары хәләл ашымлыклар һәм товарлар белән сәүдә итү оештырылды.

Район имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов 2022-2023нче елда бәбиләре туган имамнарны бүләкләде. Күчтәнәч пакетлары Сүлә мәчете имамы Азат Нигъмәтҗановка, Лесхоз мәчете имамы Әхмәд хәзрәт Сафинга һәм Сатыш авылы имамы Алмаз хәзрәт Галимҗановка тапшырылды.

Тантаналы ачылыштан соң балалар арасында ислам нигезләрен белү һәм дога кылу буенча викторина үткәрелде, яшүсмерләр яттан белгән Коръән сүрәләрен укып күрсәтте.

Аннары төп мәйданда күпләгән уеннар: чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, биек тауга йөгереп менү ярышлары, мөнәҗәт уку, кечкенә балалар арасында үрмәләү бәйгеләре һ.б. узды. Ярышлар кичкә кадәр дәвам итте. Сабан туен танылган автор-башкаручы Ильяс Халиковның моңлы җырлары бизәде.

Кул көрәше балалар, яшүсмерләр (2 үлчәү категориясендә), ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үтте.

Сабан туеның төп бизәкләренең берсе булып татарча көрәш бәйгесе торды. Ул мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге балалар (5 үлчәү категориясендә), өлкәннәр (3 үлчәү категориясендә), имамнар һәм профессионаллар арасында үтте.

Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы булды. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды.

Уеннарда һәм көрәш ярышларында җиңү яулаучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Фото: Илмира Галимуллина, "Саба таңнары" газетасы

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана