Кайбыч мөхтәсибәте шәкертләр өчен Сабан туе үткәрде

31 июль 2023 ел 11:06
Кайбыч мөхтәсибәте шәкертләр өчен Сабан туе үткәрде

Кайбыч районы мөхтәсибәтендә ике атна дәвамында (17-29нчы июль көннәрендә) 12 мәхәлләдә мәчет каршында җәйге дини укулар алып барылды һәм анда 187 укучы бала йөреп дини белем өстәде. Быелгы уку курсларына Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән җәйге практика үтәргә ике шәкерт килде һәм алар Колангы, Бортас, Олы Кайбыч мәхәлләләрендә дәресләр алып барды, калган мәхәлләләрдә дәресләрне мәхәллә мөгаллимәләре яки имам үзе үткәрде.

Мөхәррам аеның 12нче көнендә (30нчы июльдә) Кайбыч мөхтәсибәте мәхәлләләрендә укыган шәкертләрне Олы Кайбыч авылының “Имәнле” паркына җыеп, шәкертләр Сабан туе уздырылды. Балалар өчен чүлмәк вату, аркан тарту, капчык киеп йөгерү, тизлеккә йөгерү, кызларга скакалкада сикерү, егетләргә турникта тартылу ярышлары оештырылды.

Бәйрәмдә район җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, имамнар, укытучылар, укучылар һәм тамашачылар катнашты. Кайбыч мөхтәсибәте әлеге чараларны уздыруда ярдәм иткән Татарстан мөфтиятенә, район җитәкчелегенә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Кайбыч районы эшмәкәрләре Җәләлиев Равилгә, Җиһангәрәев Искәндәргә, Мотыйгуллин Динарга, Камалиев Фәнискә һәм “Тормыш ризыгы” оешмасына олы рәхмәтләрен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана