16нчы августта XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы ачыла

14 август 2023 ел 10:07
16нчы августта XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы ачыла

2023нче елның 16нчы августында Нәзарәттә XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумының тантаналы ачылышы узачак. Форумда катнашучыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, магистр, Аджал Буфкеран фонды (Марокко) профессоры шәех Абдуррәхим Ләкрим, Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү Ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов һәм башкалар сәламләячәк.

Форум 2023нче елның 16-23нче августында Шәһре Болгарда палаткалы шәһәрчек форматында узачак. Төп тема – мөселманнар арасында хәйрия эшчәнлеге. Форум эшендә Индонезия, Мисыр, Бөек Британия, Кырым, Башкортостан, Кабарда-Балкар (Нальчик), Чувашстан һәм Татарстан республикалары, Пермь крае, Мәскәү, Әстерхан, Владикавказ, Свердловск өлкәләре, Ижау, Йошкар-Ола, Самара һәм Ханты-Манси шәһәрләреннән 18-30 яшьлек 100 мөселман катнашачак.

Форум яшьләргә Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәнү өчен мәйданчык булып торачак: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин һәм катнашучылар аны форум дәвамында үстерәләр, камилләштерәләр. Яшьләр тулысынча әзер проект белән дә килә алалар, алар аны тагын да шомартып, Татарстан Республикасы яки Россия күләмендә үткәрелә торган грант конкурсларына тәкъдим итә алачаклар. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проект сайлап алыначак.

Форум программасында шулай ук дини юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган.

Җыенда төп спикер буларак Марокко шәһәреннән ETABLISSEMENT AJIAL BOUFEKRANE фонды мөгаллиме, шейх Абдеррәхим Ләкрим киләчәк.

Форум ачылышы иртәнге сигездә (08.00) Татарстан мөфтиятенең конференц-залында (Тукай ур., 38) узачак. Матбугат чараларын теркәү 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча алып барыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана