Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

28 август 2023 ел 12:22
Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Сафәр аеның 10нчы көнендә Актаныш районы Табанлыкүл авылында яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Әлеге рәсми ачылыш тантанасында Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Казаннан “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев, имамнар, эшмәкәрләр, авыл халкы катнашты. Яңа гыйбадәт йортына “Ак мәчет” дип исем бирелде. Аны төзетүдә тумышы белән шушы авылдан булган, хәзерге вакытта республикада хәйриячелек белән шөгыльләнүче киң күңелле Рузилә Шәймәрдәнова башыннан ахырына кадәр оештырып йөргән. Авылдашларның булышлыгы шушы изге гамәлне башкарып чыгарга көч-куәт биргән. Хәзерге көнгә кадәр авылда мәчет булмаган, ул халыкның үтенечен исәпкә алып революциягә кадәр эшләгән мәчет урынында төзелде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Ирек хәзрәт Җиһаншин мөфти Камил Сәмигуллинның сәламен һәм тәбрикләвен ирештерде. Ул Коръән һәм хәдисләрдән үгет-нәсыйхәтләр бирде, Аллаһны танырга, дин юлында булырга, намаз укырга чакырды, Татарстан мөфтиятенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлеге мәчеткә 2022нче елның 24нче июнендә нигез салынган иде. Быел ураза алдыннан – 21нче мартта ай куелды. Мәчет 40 кешегә исәпләнгән, гомуми мәйданы 60 квадрат метрны тәшкил итә. Бер катлы итеп кирпечтән һәм яхшы сыйфатлы төзелеш материалларыннан төзелгән. Барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханәсе бар. Газ, ут, су кертелгән. Мәчеткә имам итеп Рәсих хәзрәт Салихов билгеләнде.

Бүгенге көндә Актаныш мөхтәсибәтендә 57 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана