Казанда Дагыстан мөфтияте «Бөек әхлак иясе» дип исемләнгән Мәүлид кичәсен уздырды

18 сентябрь 2023 ел 13:21
Казанда Дагыстан мөфтияте «Бөек әхлак иясе» дип исемләнгән Мәүлид кичәсен уздырды

Рабигыль әүвәл аеның 3 көнендә (17 сентябрьдә) Казанда "Бөек әхлак иясе" дип исемләгән Мәүлид кичәсе узды. Аны Дагыстан мөфтияте оештырды. Мәҗлестә мөхтәрәм кунак Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды. Ул дин кардәшләргә Мәүлид аеның фазыйләтләре һәм әхлак турында вәгазь сөйләде. "Мәүлидкә җыелып, мөселманнар Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүенә шатлана, аңа салаватлар әйтә. Чөнки ул Раббыбызның бөек Рәхмәте булып тора", - дип ассызыклады Камил хәзрәт.

Кичәнең программасында мөнәҗәтләр, галимнәрнең вәгазьләре яңгырады. Алар арасында: Буйнакск шәһәреннән Абдулла Ацаев, Мөхәммәд-Рәсүл Гимбатов һ.б. Тамашачыларны шулай ук тематик интерактив уеннар, кинороликлар, интеллектуаль биремнәр шатландырды. Битбокс белән татарча нәшидләр дә җырланды: аларны Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов башкарады. Сәхнәдә шулай ук Казан филармониясенең Гөлназ Гафурова җитәкчелегендәге балалар төркеме дә чыгыш ясады. Моннан тыш, кичәдә Дагыстан мөфтиятеннән гомрәгә ике юллама уйнатылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана