Бөгелмәдә республика мәчетләре арасында Бөгелмә мөхтәсибәте кубогына мини-футбол буенча “Төнге лига” турниры узды

20 сентябрь 2023 ел 15:52
Бөгелмәдә республика мәчетләре арасында Бөгелмә мөхтәсибәте кубогына мини-футбол буенча “Төнге лига” турниры узды

Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы чаралары кысаларында Бөгелмәдә республика мәчетләре командалары арасында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте кубогына мини-футбол буенча турнир узды. Ярышлар “Гәүһәр” мәчете янындагы футбол кырында үткәрелде.

Әлеге чарада Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов, имамнар һәм мәчеткә йөрүчеләр катнашты.

Турнир имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Аннары жирәбә үткәрелде һәм командалар уенга кереште.

Турнирда барлыгы 6 команда катнашты. Катнашучылар Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Урыссу һәм Карабаштан килде.

Турнир мини-футболның гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә үткәрелде. 6 команда 2 төркемгә бүленде. Дүрт команда плей-оффка чыкты.

Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1нче урын – Лениногорск мөхтәсибәте командасы;

2нче урын – Бөгелмә мөхтәсибәте командасы;

3нче урын – Баулы мөхтәсибәте командасы.

Шәхси номинацияләрдә түбәндәгеләр билгеләп үтелде:

Иң яхшы капкачы – Степан Таратынов (Лениногорск шәһәре);

Иң яхшы һөҗүмче – Мансур Хөснетдинов (Бөгелмә шәһәре);

Иң яхшы сакчы – Мөхәммәд Габзалилов (Баулы шәһәре).

Турнирда җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Ярышларны оештырган өчен рәхмәт хатлары белән ярышларның иганәчеләре һәм хөкемдарлары билгеләп үтелде.

Чара Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә кичке аш белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана