Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә татар азаны дәресләре башланды

07 декабрь 2023 ел 09:32
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә татар азаны дәресләре башланды

“Татар азаны мәктәбе”нең чираттагы проекты Казан шәһәрендә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә башланды. Биредә татар мәкаме белән азан әйтү буенча дәресләр офлайн һәм дистанцион форматта мәдрәсәнең көндезге уку бүлеге шәкертләре өчен үткәрелә. Укучылар тәҗвид, мәкам, тавыш кую остазларыннан ике атна дәвамында белем һәм күнекмәләр алачак. Практикумнарда тәҗвид кагыйдәләрен үзләштерү тикшерелә, дөрес итеп азан әйтү буенча һәр шәкерт белән индивидуаль дәрес алып барыла. Тавыш кую буенча беренче дәресне “Рухи моң” иҗат берләшмәсе вәкилләре Марсель Әхмәдуллин һәм Марсель Вәгыйзев алып барды.

Оештыручылар билгеләп узганча, мәдрәсәдә курсларны үткәрүнең төп максаты – булачак имамнарны сыйфатлы рәвештә азан әйтергә өйрәтү, милли мәкамле азан традицияләрен торгызу, вәгазь сөйләү һәм азан әйтү өчен тиешле тавыш күнекмәләре булдыру.

Курсларга нәтиҗә буларак ахырдан азан бәйгесе үткәреләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана