Луи Брайль системасында сукырлар өчен Нәзарәтнең “Калям Шариф. Перевод смыслов” китабы басылып чыкты

11 декабрь 2023 ел 09:56
Луи Брайль системасында сукырлар өчен Нәзарәтнең “Калям Шариф. Перевод смыслов” китабы басылып чыкты

Казанның “Ярдәм” гомуммилләт хәйрия фондында “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасы сукырлар өчен Луи Брайль системасы буенча дөнья күрде. Китаплар үз ияләренә шушы көннәрдә барып җитәчәк – уникаль басма 10 томлык 100 комплект булып басылды һәм ул мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләргә махсуслаштырылган китапханәләргә җибәреләчәк. Басманы Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм Россиянең башка төбәкләреннән, БДБ илләреннән килеп “Ярдәм” фондында тернәкләнү курслары узган 6800ләп күрмәүче мөселман кардәшебез көтә.

Искәртеп үтик, Коръәннең рус теленә мәгънәви тәрҗемәсе 2019нчы елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте тарафыннан басылып чыкты. 2020нче елда “Ярдәм” гомуммилләт хәйрия фондының белгечләре, шул исәптән сукырлар да, Коръән тәфсиренең Брайль версиясен әзерли башлады. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, тактиль шрифтка җыелган 10 том барлыкка килде, аның ярдәмендә сукырлар “Калям Шариф. Перевод смыслов”ны укый алу мөмкинлегенә ия.

“Ярдәм” фонды типографиясе исә БДБ илләрендә Луи Брайль системасында мөселман китапларын бастыру белән шөгыльләнүче бердәнбер типография булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана