«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы – хәзер Коръән уку өчен tanzil.net сайтында

12 февраль 2024 ел 09:54
«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы – хәзер Коръән уку өчен tanzil.net сайтында

Хәзер Коръән уку өчен ясалган инглиз телендәге tanzil.net сайтыннан кулланучылар «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын рус телендә укый ала. Бу сайттагы мәгънәви тәрҗемә текстларын, үз файлларыңа куяр өчен, җиңел генә күчереп алырга мөмкин.  tanzil.net сайты аятьне табып күчереп алу, укылышын тыңлау, Коръән битен браузерда уку, берничә тәрҗемәне чагыштыру һ. б. ягыннан уңайлы.

Белешмә.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән икенче тәрҗемәсе булып тора. Беренчесе татар телендә әзерләнде. Әлеге тәрҗемә –  квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе.

Басманы әзерләгәндә, ориентир буларак, кыскача Коръән-Кәрим аңлатмалары (тәфсирләрнең) элекке һәм хәзерге иң мөкәммәл үрнәкләре –  имам Әл-Мәхәлли һәм әс-Сүютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн”, шәйх Мәхмүд әл-Уфиның “Коръән Мәҗид”, шәех Мөхәммәд Гали әс-Сабуниның “Тәфсир әл-ва-дых әл-мүяссәр” хезмәтләре файдаланылды. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре эш барышында әт-Тәбари, әл-Матуриди, Ибн Кәсир, әл-Куртуби, ан-Нәсәфи, әл-Алүси һ.б. авторларның абруйлы тәфсирләренә, әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәре тарафыннан язылган тәфсирләргә мөрәҗәгать итте.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» и «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары аудиоверсияләр һәм Коръән-каләм рәвешендә дөнья күрде, шулай ук татар һәм рус телләрендә «Коран. Тафсир» и «Коръән. Тәфсир» бушлай мобиль кушымталар да бар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана