Мөфти бәйрәм вәгазендә: “Раббыбыз Коръәндә бәхетле тормышның бөтен инструкциясен безгә язып калдырган инде”

10 апрель 2024 ел 09:56
Мөфти бәйрәм вәгазендә: “Раббыбыз Коръәндә бәхетле тормышның бөтен инструкциясен безгә язып калдырган инде”

Бүген бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм – Ураза гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк бәйрәм чаралары башланды. Башкалада төп бәйрәм тантанасы Галиев мәчетендә узды. Гает биредә иртәнге сәг. 6.30-дә Коръән-хафиз Сәидкамал Сөенов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте. Ул “Фатиха”, “Әл-Фәтх”, “Әл-Хүҗүрат”, “Әл-Мүльк” сүрәләрен укыды.

Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен тарихи мәчеткә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, ТР Суд департаменты Идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов бар иде. Татарстанның тарихи гыйбадәт йорты – Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә урнашкан Галиев мәчетенә килүчеләр арасында Россия Герое Рәсим Баксиков һәм Махсус хәрби операциядә башка катнашучылар, күпләгән дин эшлеклеләре, аксакаллар һәм башкала кунаклары бар иде. Галиев мәчете үз эченә якынча 350ләп дин кардәшебезне сыйдырды. Ә мәчеттә урын калмаган мөселманнар өчен ишегалдына намазлыклар җәелде. 650ләп кеше гает вәгазен тыңлап, Мөфти җитәкчелегендә узган намазга кушылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төрле елларда бу мәчеттә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт кебек татар зыялылары намаз укыган. Бүгенге бәйрәм чарасы да тарих битләренә матур истәлек булып уелып калачак.

Иртән сәгать җидедә Камил хәзрәт мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм вәгазен укырга кереште. Вәгазьне тыңлау, мәчеттә барган вакыйгаларны күзәтеп бару мөмкинлегенә, анда булган мөселманнар гына түгел, “ТНВ Татарстан”, “ТНВ Планета” телеканалы вакыйга урыныннан татар һәм рус телләрендә шәрехләр белән турыдан-туры эфир алып барды. Туры эфир шулай ук “Хозур ТВ”-ның YouTube-каналында да эшләде.

Бәйрәм уңаеннан Татарстан мөфтиятенә, республика мөселманнарын Ураза гаете белән котлап, дөньяның төрле якларыннан, Россиянең күп кенә төбәкләреннән котлау телеграммалары килеп иреште. Мөфти хәзрәт иң башта Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан килеп ирешкән котлауларны укыды һәм җитәкчеләргә җылы сүзләр өчен рәхмәтен белдерде. “Җитәкчеләр алдында бүген бик катлаулы бурычлар тора: берьяктан – илебезнең чикләрен дошманнардан якларга, икенче яктан – үз җәмгыятебезне әхлакый таркалудан сакларга, - дип искәртте Камил хәзрәт. - Бу ике бурыч бер-берсенә бик нык бәйләнгән, чөнки берсендә оттырсак, икенчесендә дә җиңеләчәкбез. Дошманнарга Россиянең байлыклары гына түгел, рухы да кирәк. Шуңа күрә махсус хәрби операциядән безнең бер генә чыгу юлы бар: ул - җиңү! Солдатлар анда җир өчен генә түгел, безнең рухи кыйммәтләр өчен көрәшә. Без - монда, тыныч тормышта яшибез, ә алар яу кырында кулларына корал тотып  гомерләрен безнең өчен фида кыла. Мондый фидакарьлеккә бернинди тиң юк. Без алар алдында - түләп бетермәслек бурычлы. Ә шулай булгач, ичмасам үзебезнең әхлаксызлык, рәхмәтсезлек, таркаулык белән аларның күңелләрен кайтармыйк. Бездән аларга иң яхшы ярдәм – бердәм булу, рухи кыйммәтләрне саклау. Шулчакта алар өчен ышанычлы тыл булырбыз. Ә рухи кыйммәтләрне гаилә саклый. Дин һәм милләт, әхлак гаиләдән башлана. Раббыбыз гаиләне әманәт итеп сакларга куша. Шуңа күрә Президент Путин Россиядә Гаилә елын игълан итеп, бик акыллы карар кылды. Рамазан ае һәм Ураза гаете дә асылда – гаилә һәм әхлак бәйрәме, туганлык җепләрен ныгытучы чаралар”.

Шуннан соң Мөфти хәзрәт вәгазен сөйләргә кереште һәм җыелган халыкка ураза гыйбадәтенең дәрәҗәсен аңлатып, ураза кабул булуның бер билгесе хакында җиткерде: “Ураза кабул булуның бер билгесе бар: әгәр кеше Рамазаннан соң да игелекле гамәлләрен һәм гыйбадәтләрен дәвам итә икән, димәк, уразасы кабул булган дигән сүз. Ягъни Рамазан ае кешене яхшыга үзгәртергә тиеш”.

Бүгенге вәгазьнең төп темасы исә болай яңгырады: Коръән – бәхетле тормыш һәм уңышка ирешү инструкциясе. “Раббыбыз Үзенең Китабында бәхетле тормышның бөтен инструкциясен безгә язып калдырган инде. Иртәдән кичкә кадәр тормышны ничек җайларга, акча каян табарга дип баш ватасы юк! Анда уңышка ирештерә торган бөтен бизнес-планнар һәм икътисади үрнәкләр китерелгән инде. Мисал өчен, мул-бай тормышта яшәү өчен ике төп кагыйдә бар. Беренчесе: риба – хәрам, икенчесе: зәкәт – фарыз”, - дип уңышка ирешүнең формуласын китерде. Шуннан чыгып, Мөфти риба аша алынган мал-мөлкәтнең бәрәкәтсез булуын, ә сәдака һәм зәкәт милекне киресенчә арттыруын аңлатты. Шул рәешле, Мөфти рибалы килешүләрнең гөнаһлы һәм зарарлы булуы турында сөйләде, кредитлардан файдаланырга чакырган нәфескә иярүдән кисәтте, Аллаһыга шөкер итәргә өйрәтте, акчаны бары тик хәләл юллар белән генә табарга чакырды һәм Татарстанда ислам финанс продуктлары эшләнүен искә алды. Ягъни рибага якын да килмичә, хәләл тормыш рәвешен башлау өчен зур мөмкинлекләр ачылды.

Нәфес – ул шундый: аның бер теләге барлыкка килдеме, ул безне үзенә буйсындыра башлый, - диде хәзрәт. - Басып ала. Кеше аңа иярә һәм аның кубызына бии. Нәтиҗәдә кешенең торыр җире булмаска мөмкин, ләкин ул үзенә кредитка бик кыйммәтле машина ала! Шул рәвешле ул үзен кыйммәтле машина хуҗасы итеп тоя башлый инде, шулай итеп, нәфесен канәгатьләндерә. Ләкин бит машина кредитка алынгач, син түгел, машина синең хуҗаң булып чыга! Ул түгел, син бит бөтен акчаңны шуңа сарыф итәсең!

Алга таба Мөфти байлыкның күңелгә кереп урнашырга тиеш түгеллеген әйтеп, Коръәннән “Әлү Гыймран” сүрәсенең 14нче аятен дәлил итеп китереп, “Бай булу – һич тә гөнаһ түгел. Әмма байлыкны йөрәктә түгел, ә кесәдә сакларга кирәк. Кесәдән аны Аллаһ ризалыгы өчен чыгарып салу – бик җиңел. Ә инде йөрәккә үтеп керсә, аннан тартып алу бик кыен була”, – дип күркәм нәсыйхәтләрен җиткереп узды.

Камил хәзрәт шулай ук үзенең вәгазендә һәр эшне дөрес ният белән башларга өйрәтте: “Кешенең бу дөньядагы һәр гамәле – дингә кагыламы ул, юкмы – Аллаһ ризалыгы өчен дигән ният белән кылынырга тиеш. Бу дөньяда, әлбәттә, акчасыз булмый – гаиләне тәэмин итәргә, балаларны укытырга, киендерергә, ашатырга, хатынны йортка кертергә, кәсеп итәргә кирәк... Бу – ир кешенең Аллаһ тарафыннан йөкләнгән бурычы. Һәм без шушы бурычларны Аллаһ хакына башкарырга тиешбез”.

Үзенең фикерләрен бөек дин галимнәренең сүзләре белән дәлилләп, Мөфти кардәшләрне шундый нәтиҗәгә китерде: “Мөселманнарның йөрәкләрендә - Коръән, тәннәрендә – сихәт һәм гайрәт, кесәләрендә акча булганда, һичшиксез, өммәтебез көчле булыр. Шундыйлардан булырга омтылырга кирәк, җәмәгать! Ә моның өчен – Коръән буенча яшәргә”. Ул тарихтан бик матур мисал да китерде:

Революциягә кадәр яшәгән татар байларын карагыз әле! Менә бу мәчетне Барудиның әтисе Мөхәммәтҗан Галиев салдырган. Искиткеч язмышлы кеше! Үз куллары белән күн читекләр тегеп, ул беренче гильдия сәүдәгәре, бүгенге тел белән әйткәндә, олигарх дәрәҗәсенә җитә, хәтта императорның коронациясенә чакырыла! Үзенең акчаларын ул мәчет-мәдрәсәләр салдыруга тоткан. Шунысы кызык: Мөхәммәтҗан бай үзенең бер генә улын купец итеп тәрбияли, ә калган өчесен ул имамлыкка укыта! Ул татар халкына Баруди кебек бөек шәхесне тәрбияләп үстерә. Шул була инде ул: акчаны йөрәккә кертмичә кесәдә саклау!

Мөфти байлыкның зур җаваплылык икәнен әйтте. “Бай буласың килсә, аның өчен үлгәннән соң хисап тотарга да әзер бул. Ә Кыямәт көне хисабы - ул сезгә де́бет белән кре́дитны килештерү генә түгел! Анда бернинди бухгалтер да ярдәм итмиячәк”, - дип искәртте ул.

Вәгазьдә аерым игътибарны Камил хәзрәт “Крокус сити холда” булган терактка, Фәләстыйндәге аяныч хәлләргә дә юнәлтте һәм терактта якыннарын югалткан кешеләргә Аллаһ сабырлык, җәрәхәтләр алганнарга – шифасын бирсен дип теләде һәм бу терактның максаты Россиядә исламофобияне көчәйтү һәм динара һәм халыклар арасындагы дуслыкны җимерү булды, дип әйтте ул. “Әмма бу атышны эшләгән бәндәләрнең милләте дә, дине дә юк. Мөселман кешесе Рамазан аенда да, башка вакытта да мондый гамәл кыла алмый!”, - диде Камил хәзрәт.

Ахырдан ул Ураза гаете хөрмәтенә барлык кардәшләрне дә күркәм бер ният кылырга чакырды: “Кемгә үпкәбезне саклыйбыз, шуларның барысын да гафу итик! Безне белеп һәм белмичә, хаталанып һәм юри кыерсыткан кардәшләребезне кичерик. Менә шушы мизгелдә, җәмәгать каршында һәрберебез үз-үзенә әйтсен: мин кемгәдер ачуланганмын икән, Аллаһ ризалыгы өчен аны кичерәм. Һәм мин кемнедер рәнҗеткәнмен икән, Аллаһ ризалыгы өчен аннан гафу үтенәм. Гафу сорагыз, гафу итегез һәм Раббыбыз каршында истигъфар кылыгыз. Аллаһ – Гафу Итүче, гафу сораганны ярата һәм гафу итәргә ярата”.

Вәгазь тәмам булганнан соң, иртәнге сәг. 7.30-да мөселманнар Камил хәзрәткә ияреп бәйрәм намазын укыды, соңыннан Кәлам шәриф аятьләре укылды һәм дога кылынды. Аннары мөселманнар бәйрәм коймагы белән авыз итү өчен өйләренә, гаиләләренә, туган-тумачаларын, якыннарын бәйрәм белән котларга ашыкты.

Бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгалә барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидәят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп кылсын.

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана