Азнакайда “Әсләм” VIII Коръән укучылар бәйгесе узды

20 апрель 2024 ел 21:03
Азнакайда “Әсләм” VIII Коръән укучылар бәйгесе узды

Бүген, Шәүвәл аеның 11нче көнендә (20нче апрельдә), Татарстан мөфтияте, Азнакай мөхтәсибәте һәм хакимияте, Шакировлар гаиләсе тарафыннан “Әсләм” VIII Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Иртәдән Азнакай шәһәре мәдәният сараена бәйгедә катнашып үз көчләрен сынар өчен илебезнең төрле почмакларыннан 7 яшьтән алып 35 яшькәчә 49 Коръән укучы җыелды.

Катнашучылар Татарстан районнарыннан тыш, Башкортстаннан, Ижевскидан, Оренбургтан бар иде.

Бәйге өч номинациядә үтте: 2 җүзне, Һәфтияк-шәрифне һәм Коръәнне тулысынча яттан белүчеләр арасында. 

2 җүзне белүчеләр арасында җиңүчеләр:

1 урын: Шәйхетдинов Абдерахмән Марсель улы, 15 яшь, Казан. 

2 урын: Әзмөхәммәтов Салават Фәиз улы, 17 яшь, Минзәлә. 

3 урын: Сафин Мөхәммәд Илшат улы, 14 яшь, Балтач.

4 урын: Хәйретдинов Зиннур Рәсүл улы, 13 яшь, Түбән Кама. 


Һәфтияк Шәрифне белүчеләр арасында җиңүчеләр:

1 урын: Сюньков Умар Владимирович, 20 яшь, КИУ шәкерте.

2 урын: Алимов Исмаил Альберт улы, 19 яшь, Казан, Рәшидә. 

3 урын: Әмерханов Солтан Мансур улы, 20 яшь, Казан, Рәшидә.

4 урын: Хәмидуллин Ясир Алмаз улы, 18 яшь, Зәй.

Тулы Коръәнне белүчеләр арасында җиңүчеләр:

1 урын: Юнысов Әммар Умар улы, 26 яшь, Балтач.

2 урын: Бикмаев Сөләйман Ислам улы, 16 яшь, Казан.

3 урын: Фозилов Мөхәммәд Әмин Сайали улы, 13 яшь, Зәй.

4 урын: Шодиев Исломуддин Фатхудинович, 25 яшь, Казан, Рәшидә. 

Иң яшь катнашучы: Алашеев Дамир Павлович, 7 яшь, Казан, "Апанай" мәдрәсәсе.


Тамашачылар мәхәббәтен яулаган катнашучы: Газизуллин Хәким Габдрәшит улы, 14 яшь, Әгерҗе. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана