Мөфти Бакуда VI Бөтендөнья мәдәниятара диалог форумында катнаша

01 май 2024 ел 12:07
Мөфти Бакуда VI Бөтендөнья мәдәниятара диалог форумында катнаша

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бакуга VI Бөтендөнья мәдәниятара диалог форумында катнашу өчен килде. Биредә форум кысаларында  дини лидерларның Бакудагы һәм Шушендагы очрашулары узачак.

Форум мәйданчыкларында тынычлык һәм глобаль иминлек хакына диалог кору, Көнбатыш һәм Көнчыгыш багланышы куйган таләпләр һәм идеологик яктан куркыныч, диннәрнең һәм дини лидерларның халыкара иминлек эшенә керткән өлеше белән бәйле мәсьәләләр, терроризм, төрле дин һәм раса вәкилләренең бер-берсенә карата түземсезлеге, климат үзгәрүе һәм экологик куркынычсызлык проблемалары күтәрелә.

Форумны оештыручылар булып Азәрбайҗан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Кавказ мөселманнары идарәсе, БМО Цивилизацияләр альянсы, Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО) тора. Чараларда Ибраһим диннәре лидерлары, дөньяның төрле төбәкләреннән җәмәгать эшлеклеләре катнаша.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана