Мөфти Шуша дини лидерлар очрашуында катнаша

02 май 2024 ел 15:11
Мөфти Шуша дини лидерлар очрашуында катнаша

Шуша шәһәрендә (Азәрбайҗан) динара түгәрәк өстәл уза. Монда ике тема карала: Көнбатыш һәм Көнчыгыш багланышында заман куйган таләпләр һәм идеологик хәвеф-хәтәрләр, шулай ук дини факторны дөрес кулланмауга каршы уртак көчләрне арттыру. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин – утырышта катнашучылар арасында.

Җыелыш кичә Бакуда ачылган VI Бөтендөнья мәдәниятара диалог форумы кысаларында уза. Форумны оештыручылар булып Азәрбайҗан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Кавказ мөселманнары идарәсе, БМО Цивилизацияләр альянсы һәм ИСЕСКО тора. Чараларда Ибраһим диннәре лидерлары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, дөньяның төрле төбәкләреннән галимнәр катнаша. Форум мәйданчыгында “Диннәр арасында диалог аша ышанычны ныгыту” темасына дин эшлеклеләренең Бакудагы очрашуы уңышлы узды. Гомумән алганда, форумда тынычлык һәм глобаль иминлек өчен диалог, диннәр һәм дини лидерларның халыкара иминлеккә керткән өлеше, террорчылык, дин һәм тән төсенә бәйле күрәлмаучанлык проблемалары, климат үзгәрүе һәм экологик куркынычсызлык кебек мәсьәләләр күтәрелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана