“Зәкят” хәйрия фонды корбанлыкларга гаризаларны WhatsApp буенча кабул итә

03 июнь 2024 ел 15:46
“Зәкят” хәйрия фонды корбанлыкларга гаризаларны WhatsApp буенча кабул итә

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан гаетендә корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады. Корбан итен фонд мохтаҗларга – ятимнәргә, тол хатыннарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, гарипләргә, ялгыз өлкәннәргә тапшырачак.

Быел Фонд 4 төрле корбанлык тәкъдим итә:

Барлык ит мохтаҗларга кала:

1. 14 500 сум бәясеннән 1 сарык, итнең якынча авырлыгы – 15 килодан башлап.

Итнең өчтән берен үзеңә алырга мөмкин:

2. 16 500 сум бәясеннән 1 сарык, итнең якынча авырлыгы – 20 кило.

3. 17 000 сум бәясеннән сыерның 1/7 өлеше, итнең якынча авырлыгы 35 кило.

4. БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР! 13 500 сум бәясеннән 1 кәҗә, итнең якынча авырлыгы 15 кило.

Ислам кануннары нигезендә мал сую, итне өлешләргә бүлү һәм аны мохтаҗларга таратуны оештыру мәсьәләләрен фонд белгечләре үз өстенә алачак. Дин кардәшләргә уңайлы булсын өчен гаризалар WhatsApp мессенджеры аша 89046608977 (Гөлем Альфредовна) номеры буенча кабул ителә. Хәбәр җибәргәндә түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк:

1) корбан кем исеменнән чалына;

2) әгәр корбан итенең 1/3 алырга ниятләсәгез, итне алучының исем-фамилиясе;

3) корбанлык мал сатып алынуның чегы.

Корбанлыкларны сатып алу өчен акча җибәрү картасы: 2202 2004 1913 7649 (Гелем Альфредовна С.)

Фонд телефоны:  +7 (987) 225-33-22.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана