Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителә

03 июнь 2024 ел 17:20
Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителә

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2024 елның 20-27 июлендә борынгы Болгар шәһәрчегендә палаткалар шәһәрчегендә узачак Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителүе турында игълан итә. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Форумга гаризалар 2024 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Форумга Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.

Быел Форум Россиядә игълан ителгән – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узачак һәм Исламда гаилә кыйммәтләре темасын үз эченә алачак. Форумда катнашучы өчен быел алдан проект әзерләргә һәм сайлап алу үтәргә кирәк булачак. Аннан проект авторлары ике төркемгә: грант бәйгесендә катнашучыларга һәм проектларын эшләп бетерү зарурлыгы булганнарга бүленәчәк. Шушы үзенчәлекләрдән чыгып, оештыручылар һәр төркем өчен белем бирү программасын әзерләгән.

Яшьләр белән очрашырга һәм аларның проектлары белән якыннан танышып, аларны тормышка ашыру мөмкинлекләренә үз фикерләрен белдерергә эшмәкәрлек, заманча технологияләр, социаль эшчәнлек, ислам икътисады өлкәсендә танылу алган белгечләр килә. Алар арасында КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурслар үзәге эксперты Антон Дыганов; икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Сафина; теле-, радио алып баручысы, PR-белгеч Эльнара Миргаязова бар. Алар мөселман яшьләре идеяләре белән ныклап танышачак, яшьләрне социаль проектларны эшләргә һәм аларны дөньяга чыгарырга өйрәтәчәк. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар сайлап алыначак.  

Шулай итеп, Форум яшьләргә Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәнү өчен мәйданчык булып тора: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин һәм катнашучылар аны форум дәвамында үстерә, камилләштерә. Яшьләр тулысынча әзер проект белән дә килә алалар, алар аны тагын да шомартып, Татарстан Республикасы яки Россия күләмендә үткәрелә торган грант конкурсларына тәкъдим итә ала. Форумда катнашучылар шулай ук стартапларны гамәлгә ашыру буенча танылган белгечләрдән мастер-класслар һәм консультацияләр алачак. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге – социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу. Бер проектны иң аз дигәндә – бер кеше, иң күбе өч кеше яклый ала.

Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал, походлар һәм экскурсияләр каралган.

Форумның төп максаты – аралашу мохите тудыру, яшьләрнең башлангычларына, аерым алганда мөселман яшьләренә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: форумда катнашучылар тәкъдим иткән «Лисан: тел ачкычы», «БлогEtnotur», "Пронаставник», «41 чишмә» һәм башка проектлар уңышлы эшләп килә. Мәсәлән, “Лисан: тел ачкычы” проекты иске татар телендә укырга өйрәтә, «БлогEtnotur» проекты этно-туризмны үстерүгә багышланган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана