Нәзарәттә Илкүләм дәүләти булмаган пенсия фондының яңа ислам финанс продукты хупланды

06 июнь 2024 ел 13:50
Нәзарәттә Илкүләм дәүләти булмаган пенсия фондының яңа ислам финанс продукты хупланды

Бүген, Зөлкәгъдә аеның 29 нчы көнендә (6 июнь), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Илкүләм дәүләти булмаган пенсия фонды» акционерлык җәмгыяте (АО "Национальный НПФ") генераль директоры Ринат Рим улы Шәйхелов белән очрашты. Киңәшмәдә шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы гыйльми секретаре, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм РИИ каршындагы Россия ислам институты каршындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәге эксперты Руслан Хәлиуллин катнашты. Очрашу пенсияне туплау буенча яңа ислам финанс продуктын гамәлгә кертү мәсьәләләренә багышланган иде. 

Яңа финанс продукты –  мөселманнарга озак вакыт эчендә акча туплау буенча федераль программа кысаларында шәхси кертемнәрне үзфинанслау аша инвестицияләргә мөмкинлек бирә торган инвестиция-тупланма продукты. Ул ислам финансларында капитал урнаштыруның этик принципларына тулысынча туры килә. 
ТР мөселманнары Диния нәзарәте, тәкъдим ителгән документлар пакетын өйрәнгәннән соң, әлеге продукты ислам кануннары буенча рөхсәт ителгән дип таныды. Яңа ислам финанс продукты тулы көченә эшләп китсен өчен, тышкы шәригать контролеры итеп Рөстәм хәзрәт Нургалиев билгеләнде. 

Ислам принципларына нигезләнгән финанс продукты Фонд тарафыннан Россия ислам институты каршындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәге белән берлектә эшләнде. 

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Илкүләм дәүләти булмаган пенсия фонды» акционерлык җәмгыяте (АО "Национальный НПФ") генераль директоры Ринат Шәйхеловка Диния нәзарәте Голамәләр шурасының әлеге финанс продуктының хәләллеге турында Карарын тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана