Татарстан хаҗилары Мәккәдә хаҗ кылырга әзерләнә

10 июнь 2024 ел 09:39
Татарстан хаҗилары Мәккәдә хаҗ кылырга әзерләнә

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 4нче көнендә (10нчы июньдә), Габдулла Тукай исемендәге “Казан” халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиларының соңгы төркемнәре олуг сәфәргә кузгалып китте. Хәзерге вакытта Мәккә шәһәренә килеп җиткән хаҗилар кунакханәләргә урнашты һәм гомрә кылды.

Барлык хаҗилар Мина җирлегенә чыгу вакытын көтә. Анда алар 13нче июньдә китәчәк. Әлеге көн җиткәнче хаҗилар җәмәгать белән биш вакыт намазлар укырга мәчетләргә йөри һәм буш вакытта, хаҗилар өчен автобус белән һәм җәяүле экскурсияләр үткәрелә. Алар Пәйгамбәребез ﷺ һәм ислам дине тарихы белән бәйле булган урыннарга экскурсияләргә йөри: Мәккәдә – Кәгъбәтуллаһ һәм аның тирәсендә булган тарихи урыннар, Хәрәм мәчете, Пәйгамбәребезнең ﷺ туган урыны, Җен мәчете, Гарәфә, Мөздәлифә, Мина үзәнлекләре, Нур тавы, Хира куышлыгы; Мәдинәдә – Өһед, Кыйблатайн, Куба мәчете, Хандак вакыйгасы булган урыннар, Пәйгамбәребез ﷺ мәчете, тарихи Бакыйгъ зираты, аның янындагы Әбу Бәкер, Билал мәчетләре белән танышты, Пәйгамбәребез ﷺ кабере.

Хаҗилар 14нче июньдә Мина үзәнлегендә булачак, 15нче июньдә Гарәфә үзәнлегендә дога кылачак. 15нче июньдә кояш баегач Мүздәлифә үзәнлегенә барып төн куначак һәм кабаттан Минага кайтып төпләнәчәк, аннары тәваф-ифадә үтәргә барачак. 16-18нче июнь көннәрендә Минадан Җәмәратка барып таш ату йоласы оештырылачак. Әлеге гамәлләр төгәлләнгәч, кунакханәләргә кайтачак.

Һәрбер төркемдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар хаҗиларның сәламәтлеген сәфәр башланганнан алып тәмамланганчыга кадәр кайгыртып тора. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли.

Исегезгә төшерәбез, “ДУМ РТ Хаҗ” – Россиядәге сигез рәсми хаҗ операторының берсе булып тора. “ДУМ РТ Хаҗ” операторының өстенлекләре булып түбәндәгеләр тора: медицина ягыннан тәэмин ителеш (медицина иминияте, хаҗиларга тәүлек әйләнәсе медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге), тәҗрибәле төркем җитәкчеләре (49 кешедән торган һәрбер төркемне гарәп телен белгән имам җитәкли), хаҗилар өчен комплект (хаҗиларга барлык кирәкле әдәбият, йөк сумкасы, рюкзак һәм ихрам бирелә), килешү төзелү (һәрбер хаҗи белән килешү төзелә һәм аның хокуклары якланган), документлар әзерләүдә ярдәм итү (хезмәткәрләр чит ил паспортын рәсмиләштерергә һәм виза алу өчен барлык документларны әзерләргә ярдәм итә), яшерен түләүләрдән азат булу (“ДУМ РТ Хаҗ” белән килешү төзеп, сез бары килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түлисез). “ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма ислам диненең бишенче баганасын хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана